+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 август 2023, 16:00

Санкт-Петербургта Республика көннәре дәвам итә

Санкт-Петербургта Республика көннәре дәвам итә

Санкт-Петербургта Республика көннәре дәвам итәСанкт-Петербургта Республика көннәре дәвам итә
Санкт-Петербургта Республика көннәре дәвам итә

Биредә - имән һәм табигый киездән борынгы технология буенча башкорт аутентик тирмәсе остасы Галинур Зарипов, Бөрҗән үләннәреннән хуш исле башкорт чәе һәм традицион милли тәм-томнар белән сыйлаучы кунакчыл Гөлгенә Рысаева, башкорт халык җырларын җырлаучы, күн эшләренең остасы Динар Мәҗитов. Алар барысы да беренче минуттан ук үз тирәсенә озын чират җыйган, өстәвенә, видеосюжет геройларына да әверелгән.

Башкортлар өчен традицион әйберләр ясау буенча осталык дәресләре дә аеруча кызыксыну уятты. Ә менә Артемны чарага аның өчен гадәти булмаган кубыз тавышлары җәлеп иткән. Бу гаҗәп тә түгел - танылган башкорт мультиинструменталисты Миндигафур Зәйнетдинов күп кенә халык уен коралларында оста уйный белә.

25-27 августта Санкт-Петербургта Башкортстан көннәре уза, анда шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бай мәдәни программа әзерләнгән. Аның хедлайнерлары Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артистлары Аскар һәм Илдар Абдразаковлар һәм Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Николай Басков булачак.

Фото: Башкортстан Конгресс-бюросы

Автор:Денис Таваев
Читайте нас