+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
26 август 2023, 20:15

"Мескен кыяфәттә күпме йөреп була?"

Илдар Хәкимовның яңа җыры дөнья күрде. Аны ишетүчеләр комментарийларны тезгән генә.

"Мескен кыяфәттә күпме йөреп була?"
"Мескен кыяфәттә күпме йөреп була?"

Сүз дә юк, "Сагышланам" дип аталган җыр матур. Илдар үзе тагын да матуррак. Имиджын үзгәрткән, яшь, матур егет булган. Бу хакта язучылар да күп.

Илдарның җырлары сирәк чыгуын, Гүзәлгә игътибар күбрәк булуы турында да әйтүчеләр бар.

"Оо, ниһаять Илдар да дөньяга чыккан! Неужели Гүзәл Уразова рөхсәт иткән? Мескен кыяфәттә күпме йөреп була, подчинённый булып, ир башың белән? Ничә еллар күләгәдә калып йөрисең, нинди матур тавышың белән. Бу җырың әллә ни түгел, көе, сүзе күңелгә үтми!"- дип язган бер ханым.

"Хак сүзләр язгансыз", - дигән икенчесе. "Әллә нинди кешеләр бар. И бестолковые комментарии как сама же. Без обиды", - дигән өченчесе. Аннары үзара талашып та алганнар.

Гүзәл Уразова исә: "Миңа бик ошады. Илдарны үзем дә танымый башладым. Дәртләнеп китте әле ул. Әллә гашыйк булды инде? Самое главное, миңа гына булса ярар иде", - дип язган.

Ә сезгә Илдарның бу җыры ошадымы? (Видео "ВК"да)

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: