+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 август 2023, 04:40

Бөтен кеше көньякка бара, ә алар?

Винарис белән Лилиянең туйлары шаулап-гөрләп үтте. Туй сәфәре кай якларда узачак соң инде?

Бөтен кеше көньякка бара, ә алар?Бөтен кеше көньякка бара, ә алар?
Бөтен кеше көньякка бара, ә алар?

ТНВ каналындагы «Сиңа миннән сәлам» тапшыруына килгән Винарис Ильегет белән Лилия Хәмитова бу мәсьәләгә ачыклык керттеләр. 

«Безнең андый сәяхәт инде булды. Туй сәфәре дип бөтен кеше көньякка бара, ә без үзебезнең Себергә юл тоттык. Төмән, Тубыл, Казахстанның Астана шәһәрләрендә концертлар куйдык. Бер дигән ял булды, тамашачылар, дуслар каршы алды. Иң мөһиме — ашаттылар», — ди Винарис.

Лилия Хәмитова сүзләренчә, кая бару  мөһим түгем. Бергә узган гастрольләр дә сәяхәткә тиң, ди ул.

Алар, шулай ук, сентябрьдә Кавказга барырга планлаштыра.

Исән-сау йөреп кайтырга язсын!

 

фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас