Биредә «Каз һәм бал» гастрономия фестивале, халык сәнгать кәсепләре зонасы һәм Башкортстан товар җитештерүчеләренең продукциясе ярминкәсе оештырылды.
Радий Хәбиров һәм Александр Беглов шулай ук «Күчмә халыклар иле» этно-ихатасын һәм милли тирмәләрне карадылар, анда башкорт халкының мәдәнияте, аш-суы һәм көнкүреше тәкъдим ителгән иде.
Халык һөнәрләре осталары традицион һөнәрләрне күрсәттеләр.
– Без Башкортстанда елына ике тапкыр Милли костюм көне үткәрәбез. Бу – ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә, чыганакларына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге, - дип сөйләде Радий Хәбиров. - Милли костюм - бөтен халык турында сөйли алырлык зур хикәят.
Санкт-Петербург губернаторы билгеләп үткәнчә, бу традиция милләтара килешүне ныгыта һәм төбәкнең һәр кешесенә үз халкының бер өлеше булуын аңларга мөмкинлек бирә.
Фото: "Башкортстан Башлыгы"