Тулы метражлы беренче башкорт мультфильмын Уфаның «Муха» студиясе Әмир Абдразаков исемендәге «Башкортостан» киностудиясе белән берлектә республика Башлыгы ярдәме белән төшергән.
Фильмның үзәгендә - ике сугышта: 1788 елгы Русия-Швеция һәм 1812 елгы Ватан сугышларында актив катнашкан башкортлар тарихы. Нәкъ французлар җәя һәм ук белән коралланган башкорт атлыларын «төньяк амурлары» дип атаган.
Мәгълүм булуынча, быел 26 гыйнварда Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "КАРО" кино челтәре генеральный директоры Александр Рязанцев, шулай ук директор Артур Абдрахманов җитәкчелегендәге «Муха» анимацион студиясенең иҗат коллективы белән очрашты. Яклар анда Русия прокатын үстерү перспективалары турында фикер алышты. Александр Рязанцев мультфильмны федераль дәрәҗәдә алга этәрүнең берничә вариантын тәкъдим итте. Ә инде 29 гыйнварда Мәскәү кино йортында "Төньяк амурлары"ның премьера алды тамашасы узды. Мультфильм урыс һәм башкорт телләрендә төшерелгән.
Шунысы да кызыклы: әлеге мультфильмдагы персонажларның тавышларын яздыруда төрле һөнәр ияләре һәм дәрәҗәле вазыйфа биләгән шәхесләр катнашкан. Алар арасында мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, танылган артистлар, җырчылардан Фидан Гафаров, Нәзифә Кадыйрова, Идрис Газиев, Азамат Гафаров, Айдар Галимов, Радик Юлъякшин һәм башкалар бар. Аларның күбесе бүгенге тамашага да килгән иде.
Башкортстанның халык, Русиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Нәзифә Кадыйрова:
"Әлеге жанрда эшләп каравыма чиксез шатмын, гәрчә башта икеләнүләрем булса да. Мультфильда тавыш яздыру бик тә кызыклы, үзенчәлекле, мавыктыргыч эш булып чыкты. Мондый мөмкинлек тагын килеп туса, һичшиксез, катнашыр идем".
Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаров:
"Читтән карап торганда җиңел генә кебек тоелса да, чынлыкта алай түгел икән. Башкаларга караганда миңа, бәлки, җиңелрәк булгандыр. Монда һөнәри осталыгым, һәр эшкә җитди каравым ярдәм итте".
Бер сәгатьлек анимацион фильмны карагач, аны куючылар һәм тавыш яздыруда катнашучыларның бер төркеме сәхнәгә менде. Чыгыш ясаучыларның һәркайсы фильмның уңышлы килеп чыгуын һәм яшь буынны тәрбияләүдә мөһимлеген ассызыклады. Фильны төшерүчеләр әйтүенчә, мультфильмның башкорт телендәгесе күпкә кызыграк. Смартфон өчен "Төньяк амурлары" дигән уен программасы эшләнгәнен дә хәбәр иттеләр.
Башкорт яугирләренең батырлыгын, каһарманлыгын данлаучы, шул ук вакытта башкорт халкының тарихын, мәдәниятен чагылдыручы анимацион фильм өлкәннәрнең дә, балаларның да күңеленә хуш килер, дип уйлыйбыз.
Фото: Зөһрә Исламова