+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 август 2023, 11:30

Питер халкын безнең Милли музей нәрсә белән гаҗәпләндергән?

«Евразия йөрәгендә» күргәзмәсе Санкт-Петербургта Башкортстан Республикасы көннәрендә иң күп кеше йөргән урыннарның берсе булды.

Питер халкын безнең Милли музей нәрсә белән гаҗәпләндергән?Питер халкын безнең Милли музей нәрсә белән гаҗәпләндергән?
Питер халкын безнең Милли музей нәрсә белән гаҗәпләндергән?
- Төньяк башкалага без башкортларның милли торакларын алып килдек һәм кунакларга аның турында җентекләп сөйлибез, - дип сөйләде «Республика Башкортостан» гәзите хәбәрчесенә Башкортстан Милли музееның күргәзмә эшләрен оештыру һәм үткәрү бүлеге мөдире Эльвира Хәмидуллина. - Биредә аучылык җиһазлары, кыйммәтле милек өчен сандык, карават, өстәл, агач савыт-саба һәм башка әйберләр бар. Биредә шулай ук башкорт милли костюмы тәкъдим ителде. Музыка кораллары бар: курай, кубыз һәм башка кораллар.

Әңгәмәдәшебез билгеләп үткәнчә, күргәзмәгә килгән Санкт-Петербург халкы төрле әйберләр белән кызыксына: хатын-кызлар – милли костюмнар һәм бизәнү әйберләре, ә ир-егетләр - гамәли әйберләр: тирмә конструкциясе һәм экспонатлар. Ләкин беркем дә битараф калмый. Күпләр хәзер Башкортстанга килергә теләүләрен әйтә.

Фото: "Республика Башкортостан" гәзите сайтыннан.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас