+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 август 2023, 11:32

Санкт-Петербург белгечләре Башкортстанга ярдәм итәчәк

Башкортстанда музей концепциясен эшләүдә Санкт-Петербург белгечләре ярдәм итәчәк.

Санкт-Петербург белгечләре Башкортстанга ярдәм итәчәкСанкт-Петербург белгечләре Башкортстанга ярдәм итәчәк
Санкт-Петербург белгечләре Башкортстанга ярдәм итәчәк
26 августта Санкт-Петербургта Башкортстан һәм төньяк башкала арасында мәдәни элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәчәк ниятләр турында протоколлар һәм берничә килешү имзаланды.

Мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү ниятләре турындагы протоколны Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм Санкт-Петербург мәдәният комитеты рәисе Елена Раздорская имзалары белән ныгыттылар.

Русия этнография музее директоры Юлия Купина "Республика Башкортостан" гәзитенә биргән интервьюсында аны Башкортстан белән күптәнге дуслык бәйли, дип билгеләп үтте.

- Башкортстан - без күптәннән шөгыльләнүче территория. Башкортстан буенча искиткеч коллекциябез бар, без анда кыр тикшеренүләре алып бардык, узган елда «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың Милли музеенда үз җыентыгыбыздан экспозиция тәкъдим иттек. Без мөнәсәбәтләребезне үстерәбез. Бүген имзалаган ниятләр протоколы - әлбәттә, безнең хезмәттәшлекнең яңа сыйфат дәрәҗәсе, - дип билгеләп үтте ул.

Гомумән алганда, кичә Башкортстан Республикасы көннәре эшлекле программасы кысаларында Санкт-Петербургта икътисади хезмәттәшлек, сәнәгать, сәүдә, торак-коммуналь хуҗалык, туризм, мәдәният, мәгариф өлкәләрендә 22 килешү имзаланган.

Фото: "Республика Башкортстан" гәзите сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас