+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 август 2023, 08:31

Санкт-Петербург халкы Башкортстан продукциясен яратты

Башкортстан халык осталары үз продукциясен Санкт-Петербургта күрсәтте.

Санкт-Петербург халкы Башкортстан продукциясен яраттыСанкт-Петербург халкы Башкортстан продукциясен яратты
Санкт-Петербург халкы Башкортстан продукциясен яратты
Санкт-Петербургта Башкортстан Республикасы көннәре кысаларында халык сәнгать кәсепләре күргәзмәсе эшли. Күргәзмә йөзләгән кешенең игътибарын җәлеп итә.

Биредә халык осталары продукциясе, сувенирлар һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә Петербург халкы һәм шәһәр кунаклары Башкортстан сәнгате һәм мәдәнияте белән бик теләп танышты, осталык дәресләрендә теләп катнашты.

«Бикбайман» арт-студиясеннән Арслан Бикбай Петербургка эксклюзив сувенирлар алып килүе турында сөйләде.

– Бик күп кеше килә, кызыксына, - ди Арслан. - Мин аларга Шүлгән-Таш турында да сөйләдем. Арытаба яңа сораулар бирәләр: "Ничек анда барып җитәргә?", "Бу Уфадан еракмы?". Кунаклар арасында Башкортстаннан чыккан кешеләр дә бар.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас