Бәйрәм чарасын танылган опера җырчылары, Русиянең атказанган артистлары, республиканың халык артистлары Илдар һәм Әскар Абдразаковлар белән бергә Башкортстанның Милли симфоник оркестры чыгышы ачты.
Төбәк җитәкчесе Санкт-Петербург халкын һәм шәһәр кунакларын сәламләде һәм аларга тирән хөрмәт, рәхмәт, дуслык сүзләрен җиткерде.
- Башкортстан һәм Петербург арасында берничә мең километр. Бездә төрле телләр, гореф-гадәтләр бар. Ләкин без барыбыз да зур, бөек илнең бер өлеше, без аның белән горурланабыз һәм аны бик яратабыз. Ә Санкт-Петербург - илебезнең мәдәни йөрәге. Бу - Русиянең һәм дөньяның иң матур шәһәрләренең берсе, - диде Радий Хәбиров.
Санкт-Петербург губернаторы Башкортстаннан килгән кунакларны сәламләде.
- Кадерле дуслар, бу бәйрәм өчен рәхмәт сезгә! Сез безне республиканың гореф-гадәтләре һәм тарихы белән чолгап алдыгыз. Безнең Русия - күпмилләтле ил, һәм без шуның белән көчле, - диде Александр Беглов.
Фото: Башкортстан Башлыгы