+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 август 2023, 02:30

"Җырлаудан туктарга уйлыйм"

 Гөлназ Асаева иң авыр чорларның берсен кичерә.

"Җырлаудан туктарга уйлыйм""Җырлаудан туктарга уйлыйм"
"Җырлаудан туктарга уйлыйм"
«Бәлки, бу сүзләр кемгәдер сәер тоелыр, әмма минем бик кыен вакытларым. Тормышымда беркайчан да мондый коточкыч чорның булганы юк иде. Һәрвакыт бөтен эшне дә 100 процентка башкардым. Ә хәзер нәрсәгә генә тотынсам да килеп чыкмый.

25 яшьтә башкалар нәрсә генә эшләми, ә мин ниндидер тупикта. Иҗат буенча да  һәм башка проектлар буенча да.

Кайвакыт, җырлаудан туктарга кирәк, дигән уйлар да килә. Кайчан да булса бу халәттән чыгармын, дип өметләнәм.

Ни өчен бу турыда язаммы? Белмим, бәлки, җиңелрәк булып китәр… Тик әлегә шулай», – дип белдергән Гөлназ.

Бу чор үтәр. Җырлаудан гына туктама, Гөлназ!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас