+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 август 2023, 08:20

Аның күңеле дә бизәкле!

Хезмәттәшләре Регина Шицова хакында шулай ди.

Аның күңеле дә бизәкле!Аның күңеле дә бизәкле!
Аның күңеле дә бизәкле!
     Матурлыкны һәркем үзе таба. Синнән тора: дөньяң боек, каралы-аклымы, әллә инде ул меңәрләгән төсмерләр белән бизәлеп, ямьгә төренгәнме. Кем нәрсә күрергә тели – шуны күрә һәм таба.

     Гаиләдә ике кызның кечесе булып Уфа шәһәрендә дөньяга килгән Регина Шицова нәкъ менә шундый – һәр көндә, һәр мизгелдә илаһи матурлык күрә белүче. Башлыча, аның бай хыял дөньясы белән якыннары кечкенәдән, кыз баланың ясаган рәсемнәре аша таныша. Укый-яза башлаганчы ук кулына пумала, каләмнәр ала ул. Ак кәгазьгә гаҗәеп табигать күренешләре, чәчәкләр, чагу буяулар салына. Шөгыленә күрә дуслары да табыла. Күршедә генә яшәгән Аня белән Люба исемле игезәк кызлар рәсем ясауга бигрәк тә маһир була, аларның “арбасы”на бик теләп утыра Регина. Һәм башлана...
     Хыялы – К. Дәүләткилдиев исемендәге республика гимназия-интернатына укырга барып, рәсем сәнгатенә ныклап өйрәнү. Әмма интернатның нәрсә икәнен барып сорашкач кына аңлый бала. Юк, назланып-иркәләнеп үскән кыз бүгеннән әти-әнисеннән аерылып, интернатта яши алмаячак. Гаилә советында киңәшләшәләр дә, бу адымнан баш тартырга уйлыйлар. Тик рәсемгә мәхәббәт кенә күңелен биләп өлгергән шул, һич кенә дә тынычланырга ирек бирми.
136нчы башкорт һөнәри лицеенда рәсем сәнгате буенча профильле сыйныфлар булуын белеп, шунда барырга уйлыйлар. Бер генә киртә: бала – татар, ә монда башкорт телен белергә кирәк. “Өйрәнәм!” – ди тәвәккәл кыз һәм бер ел эчендә башкорт телендә иркен сөйләшә һәм яза башлый. “Бишле” билгеләренә генә укый. Тырыша. Арытаба лицейның аттестаты белән Уфаның 2нче педагогия колледжының художество һәм графика бүлегенә укырга керә. Аны да кызыл дипломга тәмамлый һәм Башкорт дәүләт педагогия университетының художество-графика факультетына өченче курска алына. Университетны, шулай ук, кызыл дипломга тәмамлый.
     – Яраткан шөгылем булса да, уку җиңел булмады, – ди Регина. – Диплом алу белән “Маска” балалар иҗаты үзәгендә түгәрәкләр алып бардым. Бераздан үзәкне Яшь тамашачы театрына әйләндерделәр һәм мин анда башта – грим салучы-пастижер, аннары рәссам-бутафор булып эш башладым. Эшем бик иҗади, һәрвакыт нәрсәдер уйлап табарга кирәк. Спектакль вакытында кулланыла торган декорацияләрне, бутафорияне әзерлибез, актерларның киемнәрен бизәү юлларын табабыз. Костюмерлар белән бер цехта эшлибез. Алар сәхнә киемен тегә һәм детальләр белән баету өчен безгә тапшыра. Һәм рәссам, барлык күңелен биреп, мөкиббән китеп, эшкә тотына.
     – Каян килә бу мавыгу?
     – Әтием рәсем төшерергә яратты. Кызганычка каршы, өч ел элек якты дөнья белән хушлашты, – ди Регина. – Холкым буенча күбрәк аңа охшаганмын. Бик ныкышмалы иде. Төзергә ярата иде, һәм эшен бик җентекле башкарды. Һәр миллиметрына кадәр исәпли иде. Машинада йөрергә өйрәткәндә парковкада аз гына булса да ялгышлык сизсә, машинаны яңадан күчертеп куйдыра иде. Идеаль төгәллек таләп итә иде. Бу сыйфат миндә дә бар.
     Әнием – танылган журналист һәм шагыйрә, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Наҗар Нәҗми, Мәҗит Гафури һәм Фатих Кәрим исемендәге әдәби премияләр лауреаты Фәния Габидуллина. Ул миңа бик күп нәрсәләр өйрәтте. Рәхмәтлемен аңа. Гаиләдә ике кыз үстек. Апам Айгөл иҗади булмаган һөнәр сайлады, хисапчы ул. Икебез дә гаиләле. Әти-әниебез безне тырыш булырга, һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәтте.
Улыбыз Родион көзгә беренче сыйныфка төшә. Кызганычка каршы, әтисе генә аны мәктәпкә озата алмый: ул ил хәвефсезлеге сагында – махсус хәрби операциядә катнаша. Улыбыз да рәсем төшерергә ярата. Рәсемнәре күпсанлы конкурсларда дипломнар белән бүләкләнгән.
     – Буш вакытыңда нишлисең? – дип сорыйм идәнгә җәелгән тукымага тезләнеп, бизәк салып йөрүче Регинадан. (Күңел биреп, җентекләп, үз эшенә сокланып эшли). – Гомумән, бармы ул – буш вакыт?
     – Бар, әлбәттә. Курчаклар бәйләргә яратам. Аларның күбесе сатуда инде. Бәйләнгән курчакларның исәбе-хисабы юк хәзер.
Тагын бер мавыгуым – чәчәкләр үстерү. Уфадан ерак түгел бакчабыз бар. Ул да, яшәгән фатирыбыз да – чәчәкләр дөньясы. Җиләк-җимеш үстерәм. Тозлыйм, маринадлыйм, кайнатмалар әзерлим – барысына да җитешәм. Бәләкәй чакта нинди җан иясе табам, фатирга ташый идем. Үрмәкүч, әрлән, кәлтә, песиләр – кем генә булмады... Хәер, эт булмады – әни рөхсәт итми иде. Хәзер менә, аерым яшәгәч, цвергпинчер токымлы этебез бар.
Болары – әйткәнчә, буш вакытка кагылган шөгыльләр. Иң яратканы, акча өчен түгел, күңел таләп иткәнгә булганы – рәсем төшерү. Бигрәк тә, мастихин белән иҗат итү ошый. Көндәлекнең соры төсмерләре шулай чагу буяулар белән бизәлеп, матурлана...

Айгөл Юлъякшина.
Фото Регина Шицованың шәхси архивыннан алынды.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас