+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
29 август 2023, 07:40

Данир кайсы җирен төзәтә?

Данир Сабиров операция ясаткан. Төркиядә үк. Кайсы җиренә бит әле...

Данир кайсы җирен төзәтә?
Данир кайсы җирен төзәтә?
«Иртәгә мин операция ясатам. Яңа концерт сезонында тагын да матуррак булачакмын. Барысы да сезнең өчен, кадерле тамашачым», – дип хәбәр иткән ул сторисларында.

Артист Төркиянең Истанбул шәһәре табибларына мөрәҗәгать иткән. Операция  6 сәгать дәвам иткән. 
 
Кайсы җиренә ясаткан соң инде? Башына, то есть чәченә. Данирга кайбер урыннарында чәче җитеп бетмәве ошамаган. Сәхнәдә поклон ясаганда ялтырап китә, имеш.  Үзенең чәчен үзенә күчергәннәр. Куерак җиреннән алып, сирәк урынга утыртканнар. Башта шприц белән урынлы анестезия ясаганнар. Аннары 3 мең чәчнең тамырларын тире белән бергә кисеп алганнар. 
 
Ай авыртадыр ул, әйме. Ну бит матур һәм яшь буласы килә. Без Данирга "әфарин" дибез. Ә сез ни диярсез? 
 
фото: татар-информ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: