+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 август 2023, 05:26

“Санкт-Петербург – илебезнең мәдәни йөрәге”

Төньяк башкалада үткән Башкортстан көннәре үзара хезмәттәшлектә яңа офыклар ачты.

“Санкт-Петербург – илебезнең мәдәни йөрәге”“Санкт-Петербург – илебезнең мәдәни йөрәге”
“Санкт-Петербург – илебезнең мәдәни йөрәге”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров 25-27 августта Санкт-Петербургта үткән Башкортстан көннәрендә төбәкнең рәсми делегациясен җитәкләде.

Тәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм республиканың рәсми делегациясе әгъзалары төньяк башкала губернаторы Александр Беглов белән очраштылар. Анда төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту, шулай ук, икътисадта һәм социаль өлкәдә берлектәге проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде.
Очрашуны ачып, Александр Беглов Башкортстан һәм Санкт-Петербургның эре сәнәгать һәм фәнни төбәкләр булуын билгеләп үтте. Аларда Русия Президенты куйган технологик суверенитетны тәэмин итү буенча бурычларны үтәү өчен зур җаваплылык ята.


– Санкт-Петербург һәм Башкортстан күп тармакларда уңышлы хезмәттәшлек итәләр, – диде Александр Беглов. – Тышкы санкция басымы шартларында сәнәгать кооперациясен киңәйтү өчен яңа нокталар табарга кирәк.


Очрашуда киләсе елда булачак мөһим вакыйгалар турында да фикер алыштылар. Алар арасында Уфаның 450 еллыгы да бар. Шуңа бәйле рәвештә Санкт-Петербургның мәдәният комитеты республика башкаласында Петербург мәдәни программасын оештыру буенча Башкортстан коллегалары белән сөйләшүләр башлый.
Шулай ук, Александр Беглов киләсе елның гыйнварында илдә Ленинградның фашист блокадасыннан азат ителүенең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкләрен искәртте.


– Блокадалы Ленинградның күп кенә предприятиеләре һәм халкы Башкортстанга эвакуацияләнгән. Без моны һәрвакыт истә тотачакбыз, – диде Санкт-Петербург губернаторы. – Сезнең республикадан блокадачыларны һәм ветераннарны шәһәребездә узачак истәлекле чараларга чакырабыз.


Арытаба Радий Хәбиров Петропавловск крепостеның тарихи-мәдәни объектларында булды. Заячий утравында урнашкан оборона корылмасы 1703 елның 27 маенда төзелә башлый (яңа стиль буенча). Бу көн шәһәр нигезләнгән көн дип санала. Санкт-Петербургның Тышкы элемтәләр комитеты рәисе Евгений Григорьев озатуында төбәк җитәкчесе корылманың мөһим объектлары белән танышты.


Санкт-Петербург тарихы белән бәйле Петропавловск крепостеның төп традицияләре – Андреев флагын күтәрү һәм Нарышкин бастионы орудиеләреннән залп бирү. Радий Хәбиров флагны күтәрү тантанасында катнашты һәм көндезге залп бирде.
Шул ук көнне Санкт-Петербургта Эрмитажның төп штабында төбәкнең инвестицион һәм икътисади потенциалы презентациясе узды.
Башкортстан Башлыгы үз чыгышында икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында Санкт-Петербург белән берлектәге проектларны гамәлгә ашыруда зур кызыксыну белдерде.


– Безнең төбәкара хезмәттәшлек зур мөмкинлеккә ия. Хәзерге шартларда без илебездә яңа, ышанычлы партнерлар табабыз. Санкт-Петербург икътисады белән безне тирән мөнәсәбәтләр бәйли. Санкт-Петербургның индустриаль һәм фәнни-технологик куәте аларга яңа импульс бирергә, республикабыз сәнәгатен үстерүгә ярдәм итәргә мөмкин. Ә Башкортстан Санкт-Петербург икътисадын тулыландыра ала, – диде Радий Хәбиров. – Санкт-Петербургка эре федераль фәнни үзәк буларак та карыйбыз. Монда иң зур фәнни потенциал тупланган. Шуңа күрә бурычларның берсе – мәдәни һәм фәнни хезмәттәшлек өлкәсендә арытаба хезмәттәшлек итү.


Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төбәкнең презентациясе белән чыгыш ясады. Ул ассызыклавынча, республиканың ышанычлы икътисади партнер буларак абруе бар. Эшлекле мохит сыйфаты һәм эшкуарлык эшчәнлегенең уңайлылык дәрәҗәсе буенча Башкортстан Русиянең лидер-төбәкләре исәбенә керә.
Төбәкара элемтәләрне ныгыту өчен Андрей Назаров Санкт-Петербург көннәрен Башкортстанда уздырырга тәкъдим итте.
Арытаба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика делегациясенең рәсми сәфәре кысаларында узган эшлекле форумда катнашты. Эрмитажның төп штабы мәйданчыгында Башкортстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы презентациясе, шулай ук пленар утырыш узды, аның темасы – “Төбәкара партнерлык – территорияләрне үстерү нигезе”.


Мәдәни башкала белән хезмәттәшлекнең төп юнә­лешләренең берсе – Санкт-Петербург музейлары белән үзара хезмәттәшлек итү.
Фикер алышу кысаларында пленар утырышта катнашучылар актуаль сорауларга җавап бирде. Шуларның берсе социаль туризм өлкәсендә Башкортстан һәм Петербург проектларын берләштерү мөмкинлеге турында булды. Мәсәлән, республика Беларусь һәм Абхазия белән берлектә “Башкортстанда озын гомерлелек” программасының берничә яңа юнәлешен эшләтеп җибәрде инде.


Александр Беглов Санкт-Петербург пенсионерларының Башкортстанга сәфәрләрен оештыру һәм әлеге программа кысаларында төньяк башкалада республика кунакларын кабул итү мөмкинлеген карарга кушты.


Республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм шәһәр губернаторы Александр Беглов Сарай мәйданында һәм Дәүләт академия капелласы территориясендә төбәкнең күргәзмә мәйданчыкларында булдылар. Биредә “Каз һәм бал” гастрономия фестивале, халык сәнгать кәсепләре зонасы һәм Башкортстан товар җитештерүчеләренең продукциясе ярминкәсе оештырылды.


Радий Хәбиров һәм Александр Беглов, шулай ук, “Күчмә халыклар иле” этно-ихатасын һәм милли тирмәләрне карадылар, анда башкорт халкының мәдәнияте, аш-суы һәм көнкүреше тәкъдим ителгән иде.
Санкт-Петербург губернаторы билгеләп үтүенчә, бу традиция милләтара килешүне ныгыта һәм төбәкнең һәр кешесенә үз халкының бер өлеше булуын аңларга мөмкинлек бирә.


Арытаба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм шәһәр губернаторы Александр Беглов “Башкортстан дусларын җыя” дип аталган сәнгать осталары концертында булдылар. Бәйрәм чарасын танылган опера җырчылары, Ру­сиянең атказанган, республиканың халык артистлары Ил­дар һәм Әскар Абдразаковлар белән бергә Башкорт­станның Милли симфоник оркестры чыгышы ачты.


Төбәк җитәкчесе Санкт-Петербург халкын һәм шәһәр кунакларын сәламләде һәм аларга тирән хөрмәт сүзләрен җиткерде.


– Башкортстан һәм Петербург арасында берничә мең километр. Телләребездә, гореф-гадәтләребездә аерма булса да, без барыбыз да – зур, бөек илнең бер өлеше, без аның белән горурланабыз һәм аны бик яратабыз. Ә Санкт-Петербург – илебезнең мәдәни йөрәге. Бу – Русиянең һәм дөньяның иң матур шәһәрләренең берсе, – диде Радий Хәбиров.


Санкт-Петербург губернаторы Башкортстаннан килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.


– Кадерле дуслар, бу бәйрәм өчен рәхмәт сезгә! Сез безне республиканың гореф-гадәтләре һәм тарихы белән колачлап алдыгыз. Русия – күпмилләтле ил, һәм без шуның белән көчле, – диде Александр Беглов.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас