+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 август 2023, 12:50

"Туймазы-Фест" - милләтләр татулыгы да!

"Туймазы-Фест" җыр һәм биюләр этнофестивале бишенче тапкыр узды.

"Туймазы-Фест" - милләтләр татулыгы да!"Туймазы-Фест" - милләтләр татулыгы да!
"Туймазы-Фест" - милләтләр татулыгы да!

Кунакларны үз милли ишегалларына төрле милләт вәкилләре – татарлар, башкортлар, урыслар, чувашлар, марилар каршы алды. Шулай ук фотозона да эшләде.

Бәйрәмдә осталар ярминкәсе дә оештырылган иде, монда урындагы кул эшләре осталары, рәссамнар һәм һөнәрчеләр үз хезмәтләренең җимешләрен күрсәтте.

Сәхнәдәге чагу концерт номерлары берсен дә битараф калдырмады. Туймазы артистларыннан тыш, Шаран һәм Бакалы районнарыннан, Октябрьский шәһәреннән иҗат коллективлары да катнашты.

Район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов, катнашучыларны сәламләп, күпмилләтле республикада бердәмлекне һәм үзара аңлашуны саклауның мөһимлеген ассызыклады.

- Безнең районда гына да 60 милләт вәкилләре яши. Аларның килешүенә һәм берләшүенә милли мәдәниятләрне һәм традицияләрне үзара өйрәнү ярдәм итә. Нәкъ менә шушы максатка ирешү өчен Туймазыда этнофестиваль үткәрелә, - диде ул.

Фото: башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас