+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
30 август 2023, 12:45

Башкортстанның "Садко"сы Мәскәүгә бара

12 сентябрьдә Русиянең Зур театрында Башкорт опера һәм балет театры гастрольләре узачак.

Башкортстанның "Садко"сы Мәскәүгә бараБашкортстанның "Садко"сы Мәскәүгә бара
Башкортстанның "Садко"сы Мәскәүгә бара


Уфа артистлары илнең төп театрының тарихи сәхнәсендә «Садко» операсын тәкъдим итәчәк.

Спектакльнең премьерасы узган елның ноябрендә Башкорт опера һәм балет театрында булды. Бу спектакль театрның алдагы сезонының иң күләмле һәм күп артист катнашкан - бер үк вакытта 200гә якын артист - тамашасы булды.

Операның дирижер-куючысы К. Станиславский һәм В. Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыка театрының баш дирижеры, Русиянең халык артисты Феликс Коробов. Режиссер-куючы - Русиянең атказанган артисты Аскар Абдразаков.

Мәскәү тамашачысына зур премьера спектакльләрен тәкъдим итү Башкорт опера һәм балет театры өчен традициягә әверелде. Русиянең Зур театрының тарихи һәм яңа сәхнәләрендә "Фауст" (2019), "Аттила" (2020), "Дон Кихот" (2021) һәм "Vita Nuova" (2022) опералары башкарылды.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас