

Бу уңайдан "Башинформ" мәгълүмат агентлыгында әлеге чараны оештыручылар: "Уфанет" җәмгыятенең генеральный директоры Искәндәр Бәхтияров, "ЯН" продюссерлык үзәге җитәкчесе Нәзирә Яппарова, продюссер Сергей Бархатов катнашлыгында матбугат конференциясе узды. Алар сөйләвенчә, 13 сентябрьдә классик музыканы яратучылар өчен Россини, Пуччини, Бизе, Глинка, Бородин, Щедрин, Дунаевский һәм башка композиторларның танылган әсәрләре яңгыраячак. Симфоник оркестр белән Русиянең һәм дөньяның иң танылган дирижерларының берсе Фабио Мастранджело җитәкчелек итә. Маэстроны хәзерге Русиянең музыкаль даирәләрендә иң танылган итальян дип атарга мөмкин. Ул матбугат конференциясенә Калининградтан видео элемтә буенча чыкты:
- Уфа тамашачысы белән кабат очрашуны дулкынланып көтәм, - диде ул. - Моңа кадәр Илдар Абдразаков чакыруы буенча Уфага опера театрына килеп киткән идем. Уфага, гомумән Русиягә гашыйкмын. Мин егерме еллап биредә яшим, күптән инде Русия гражданинымын. Дөньда музыка бип популяр булган ике ил бар, беренчесе - Русия, икенчесе - Италия. Русиядә кечкенә музыкантлар да сифоник оркестрда уйнаган очраклар күп. Башка иллләрдә бу бик сирәк күренеш. Русия музыкантлары белән эшләве рәхәт, чөнки алар уйнау техникасын камилләштерүдән туктамый.
Нәзирә Яппарова фикеренчә, Башкортстанда классик музыка күльтурасы югары һәм ул елдан-ел үсә. Үзе җитәкләгән "ЯН" продюссерлык үзәге оештырган класссик музыка марофоны республикада хәзер бик популяр. Шушы көннәрдә ул Бәләбәй шәһәрендә булган һәм бик күп тамашачы җыйган.
- 13 сентябрьдә узачак концерт программасын без дөньяда киң билгеле классик әсәрләрдән төзедек, шуңа күрә анда симфоник оркестрны беренче тапкыр тыңлаган кешегә дә кызык булачак.
Искәндәр Бәхтияров исә әлеге концертка 14 яшьлек улын алып киләчәген әйтте. "Чөнки классик музыканы аңлаган кеше тирән фикер йөртә, аның акылы камилләшә" - диде ул.
Концертка рәхим итегез!