

Учреждениене модернизацияләүгә ике ел элек керештеләр, аны бу ел ахырына тәмамларга планлаштыралар. Яңартылган бинада беренче спектакльләрне яшь тамашачылар Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан күрә алачак.
Төбәк җитәкчесе яңартылган театр биналарын карады һәм балалар һәм яшьләр өчен спектакльләр куюны оештыру һәм мәдәни-киңкүләм чаралар үткәрү буенча учреждениенең яңа мөмкинлекләре белән танышты.
«СУ-1» җәмгыяте подрядчы оешмасының генеральный директоры Ирек Харисҗанов хәбәр иткәнчә, мәйданчыкта төзелеш-монтаж эшләренең күп өлеше тәмамланган. Якын арада инженерлык челтәрләрен тоташтыруны һәм эчке бизәүне тәмамларга планлаштыралар.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/170041.html