+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 сентябрь 2023, 16:04

Дәүләт хезмәткәрләре - ил язмышын билгели торган мөһим карарлар кабул итә

Бүген З. Исмә­гыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында «ГосСтарт» яшьләр арасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең җәлеп итүчәнлеген арттыру федераль программасы кысаларында «ГосСтарт.Диалог» профориентация очрашуы булды. Бу хакта Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хемәте хәбәр итә.

Дәүләт хезмәткәрләре - ил язмышын билгели торган мөһим карарлар кабул итәДәүләт хезмәткәрләре - ил язмышын билгели торган мөһим карарлар кабул итә
Дәүләт хезмәткәрләре - ил язмышын билгели торган мөһим карарлар кабул итә

Чараның төп эксперты булып төбәкнең мәдәният министры Әминә Шәфыйкова чыгыш ясады. Ул яшьләр белән үзенең карьера үсеше тарихы белән уртаклашты, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендәге практикалар һәм проектлар турында сөйләде, шулай ук студентларның сорауларына җавап бирде.

Элегрәк «ГосСтарт» программасын гамәлгә ашыру турында Русия Президенты Владимир Путин да сөйләде.

Студентларга мөрәҗәгать итеп, Әминә Шәфыйкова дәүләт һәм муниципаль идарә, шулай ук мәдәният белән бәйле белгечлекне сайлаган һәркем белән очрашырга һәм аларны дәртләндерергә бик шат булуын билгеләп үтте.

- Дәүләт хезмәте турында сез нәрсә беләсез? Үзегезгә шундый сорау бирегез. Минемчә, күпләр өчен бу нәрсә белән шөгыльләнүләре, каядыр йөрүләре, чыгыш ясаулары аңлашылмый торган чиновниклар, ә конкрет эш юк. Чынлыкта, безнең эш күзгә күренмәсә дә, еш кына илнең язмышын билгеләүче мөһим карарлар кабул итәргә туры килә, - диде министр.

Әминә Шәфыйкова үзе җитәкләгән министрлыкның функцияләре, министр вазифасында үз эшчәнлеген планлаштыру, эре проектлар, Башкортстан Республикасының мәдәният өлкәсе турында тулырак сөйләде.

Фото: Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас