+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 сентябрь 2023, 09:40

Екатеринбургта - Башкорт мәдәнияте көне

2 сентябрьдә Екатеринбургның 300 еллыгын бәйрәм итү кысаларында шәһәрдә Башкорт мәдәнияте көне узды.

Екатеринбургта - Башкорт мәдәнияте көнеЕкатеринбургта - Башкорт мәдәнияте көне
Екатеринбургта - Башкорт мәдәнияте көне


Юбилей хөрмәтенә анда Башкорт мәдәнияте көне узды. Оештыручы булып Свердловск өлкәсе Хөкүмәте һәм Свердловск өлкәсе, Екатеринбург хакимияте ярдәме белән "Башкорт корылтае" башкорт халкының мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча Свердловск төбәк иҗтимагый оешмасы торды.
Чарада республиканың мәдәният министры Әминә Шәфикова җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе катнашты. Катнашучыларга сәламләү белән Әминә Шәфыйкова мөрәҗәгать итте һәм республика Башлыгы Радий Хәбировның котлау хатын тапшырды.
Бәйрәм "Орджоникидзе" мәдәният үзәгендә дәвам итте. Анда Башкортстанның Балакатай районы белән Свердловск өлкәсенең Сысерт районы арасында туганлык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешү имзаланды. Аннары «Свердловск өлкәсенең башкорт авыллары тарихы» циклы кысаларында "түгәрәк өстәл" узды. Кунакларны Красноуфимск районының Сызгы авылы тарихы белән таныштырдылар.
Фойеда башкорт халкының милли көнкүреше күргәзмәсе ачылды, төрле остаханәләр эшләде.
Шулай ук мәдәният көне кысаларында җәядән ату буенча турнир һәм остаханә, Башкортстан һәм Свердловск өлкәсе сәнгать осталары катнашлыгында концерт узды.

Фото: пресс-служба министерства культуры РБ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас