+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 сентябрь 2023, 11:20

«Көз романтикасы» күңелләрне матурлар!

Уфада 5-6 сентябрьдә «Көз романтикасы» Бөтенрусия классик музыка фестивале узачак.

«Көз романтикасы» күңелләрне матурлар!«Көз романтикасы» күңелләрне матурлар!
«Көз романтикасы» күңелләрне матурлар!


Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтенең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр итте.
Чара башкаланың Совет мәйданында узачак. Төбәкнең Мәдәният министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, иртәгә тыңлаучыларны республиканың Милли симфоник оркестры, опера һәм балет театры солистлары чыгышы көтә, ә чәршәмбе, 6 сентябрьдә, сәхнәгә Төмән дәүләт симфоник оркестры чыгачак.
"Мондый фестивальне без беренче тапкыр үткәрәбез, чара Башкортстан Башлыгы тәкъдиме буенча оештырылды. Совет мәйданында симфоник төннәр традицион булачак", - диде Әминә Шәфыйкова.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас