Артист үз пенсиясе күләме турында ачыктан-ачык сөйләде.
Лев Лещенко беренче тапкыр пенсия түләүләре күләмен ачты, дип хәбәр итә «МК» басмасы. Ул күп дәрәҗәле һәм дәүләт бүләкләре булган кеше өчен пенсия җитәрлек түгел дип белдерә.
"Лаеклы кешеләр өчен минем пенсиям бик аз", ди ул.
Халык артистына айга 30 мең сум түлиләр икән. Лев Лещенко сүзләренчә, гастрольләр булмаса, ул бу акчага яши алмас иде.
Шул ук вакытта Лещенко гади кеше өчен бу пенсия күләме яхшы булыр иде, ди.
"Гади кеше сигез яки унике мең пенсия ала. Алар өчен мин алган акча бик тә әйбәт булыр иде", дип китерә аның сүзләрен "МК" басмасы.
Фото: "Интересные новости в мире" сайтыннан.