Уфа халкы һәм башкала кунаклары өчен республиканың атказанган артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, маэстро Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестры чыгыш ясаячак.
Солистлар - Башкортстанның халык артисты Артур Нәзиуллин (кларнет), Үзбәкстан, Башкортстан, Каракалпакстан һәм Татарстанның халык артисты Женисбек Пиязов (бас), Башкортстанның халык артистлары Лариса Әхмәтова (сопрано) һәм Эльвира Фатыйхова (сопрано). Программада Ш.Гуно, В. Моцарт, П. Масканьи, П. Чайковский, О. Наварро, А. Бородин, Д. Крюковның һәм башка күп кенә әсәрләр бар.
Концерт 19.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
фото: Башинформ