-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
5 сентябрь 2023, 07:30

"Ирегез белән еш талашасызмы?"

Гөлназ Асаеваның социаль челтәрләрдәге дусларын шушы сорау бигрәк нык кызыксындыра. Җавап  ниндирәк соң?

"Ирегез белән еш талашасызмы?"
"Ирегез белән еш талашасызмы?"
Җырчы язылучыларының сорауларына җавап биргән.
 
Ирегез белән еш талашасызмы, дигән  сорауга ул болай ди:

"Талашабыз инде, ничек талашмаска? Әмма хәзер сирәгрәк, моңа хәзер вакыт та юк. Баштарак бер-беребезгә ияләшү, көндәлек мәшәкәтьләр аркасында тавыш чыга иде. Конфет-букет чоры бер хәл ул, ә инде бергә яши башлагач бөтенләй башка тормыш башлана. Хәзер дә талашабыз, ләкин сирәгрәк. Вилдан да, мин дә тынычлана төштек. Компромисс табып яшибез, – дигән ул.

Шулай ук Гөлназ Асаева банкетларда ничә сумга эшләве турындагы сорауга, «500 сумга» дип җавап биргән иде. Күпләр җырчыга ышанып, «үзегезне бигрәк арзан бәялисез» дигәнрәк сүзләр язганнар.

«Дуслар, сез бигрәк инде. Шаяртуларны да аңламыйсыз. 500 сумга җырламыйм инде мин, сез нәрсә! Бәяләрне администраторым аша белешә аласыз», – дигән ул.

 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: