+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
6 сентябрь 2023, 12:45

Бәхеткә юллар кайда?

Укытучы, җырчы, композитор Рәзидә Әхмәтовага – 55 яшь.

Бәхеткә юллар кайда?Бәхеткә юллар кайда?
Бәхеткә юллар кайда?


Кайчандыр Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегендә буйчан, озын кара чәчле, чибәр, бик тыйнак холыклы Аскын районы кызы Рәзидә укыды. Имтихан вакытларында аның җырлаганын сокланып тыңлый идек. Бик күп еллар үтте. Бүген инде Рәзидә Гайнетдин кызы 55 яшьлек күркәм юбилеен каршылады. Ул – танылган җырчы, моңлы җырлар иҗат итүче композитор, яшь буынга музыкаль тәрбия бирүче остаз, балаларына һәм оныкларына ярат­кан әни, дәү әни, ире Фәнзәткә – тугры хатын. Гомумән, бәхетле кеше! Үзе язган бер җырдагыча, бәхетләргә юллар кайда икән?

Рәзидә белән абыйсы Әхтәм Төмән өлкә­сендә туалар. Балаларын туган мохиттә тәрбияләр өчен әти-әнисе Башкортстанга күченеп кайталар, төпләнергә Аскын районының Базанчат авылын сайлыйлар. Чит җирдә аралашу урыс телендә генә булгач, Рәзидә авылга кайткач кына татар телендә сөйләшергә өйрәнә. Рәзидәгә ун яшь булганда энесе Рөстәм туа. Энесен, әлбәттә, апасы карап үстерешә. Күрше­ләрендә, галим һәм танылган язучы Кирәй Мәргәннең икетуган энесе Рәфкать Кирәев яши. Аның кызы Гөлнара белән нык дус була Рәзидә. Рәфкать абый мәктәптә тарих, география, җыр дәресләрен алып бара, ноталарны да яхшы белә. Рәзидәне концертларда катнаштыра, үзе баянда уйнап җырлата. Шулай ук хор түгәрәген алып барган Зилә Садриевага да рәхмәтле Рәзидә. Ул Рәзидәне җырларга өйрәтә, төрле бәйге­ләргә йөртә.
Базанчат сигезьеллык мәк­тәбен тәмамлагач, сигез чакрым ераклыктагы Кышлау-Елга авылында урта белем ала. Шул авылның спортчы егете Фәнзәт белән дуслашып китәләр. Рәзи­дәне җырчы булу хыялы Уфа сәнгать училищесына алып килә. Атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган педагог Сима Мишурис классында вокал серләренә төшенә. Шулай ук сольфеджио, музыка грамотасы, фортепиано дәресләренә дә теләп йөри. Хор-дирижерлык бүлегендә укып йөргән Ләйсән кебек, фортепианода үзе уйнап җырларга хыяллана. Әйткәндәй, хәзер халык Ләйсәнне Салават Фәтхетди­новның хәләл җефете буларак белә. Алар Тәтешле райо­нының Аксәет авылыннан. Рәзидә пианинода уйнарга өйрәнеп алгач, диңгез флотында өч ел хезмәт итәргә киткән егете Фәнзәткә магнитофон тасмасына җырлар яздырып җибәрә.
Училищены тәмамлаганда Рәзидә дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыра. Укучысын киләчәккә югары белемле җырчы-вокалист итеп күрергә теләгән Сима Иосифовна арытаба сәнгать институтына керергә үгетли. Уфа дәүләт сәнгать институтында Миләүшә Мортазина классында укыганда, тормыш мәшәкатьләре аркасында укуын ташларга мәҗбүр була. “Бер генә ел укысам да, Миләүшә Галиевнадан бик күп нәрсәләргә өйрәндем”, – ди Рәзидә.
1990 елда Аскын районына кайтып, Иске Казанчы урта мәктәбендә җыр укытучысы һәм өлкән пионервожатый булып хезмәт юлын башлый. Хор һәм җыр түгәрәге алып бара. Мәктәп елларыннан дуслашып йөргән физкультура укытучысы Фәнзәт Әхмәтов белән чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Концертларда да парлашып чыгыш ясыйлар. Фәнзәт читтән торып Бөре педагогия институтында югары белем ала, укучылары төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында призлы урыннар яулый. Шул елларда Иске Казанчы авылында Аскын музыка мәктәбенең филиалы ачыла. Анда Рәзидә, җырдан тыш, думбыра, фортепиано дәресләрен алып бара. Балалар бик теләп йөри. Укучы­ларының берсе Ләйсән Моратова сәнгать училищесын тәмамлый, ә Чулпан Гафурҗанова хәзер – танылган җырчы, Баш­кортстанның атказанган артисты, Нефтекама шәһәрендә эшли.
Сәнгать буенча югары белем алу кирәк­легенә төшенгән Рәзидә читтән торып Уфа сәнгать институтының башкорт халык уен кораллары бүлеген тәмамлый, халык җырларын башкару алымнарын өйрәнә. Кубыз һәм думбыра буенча Сабир Әбхәлимовта укыса, диплом эшен якташы, билгеле фольклорчы, галим Кирәй Мәр­гәннең иҗатына багышлый. Аның бу хезмәте, хәтта гыйльми эш итеп каралырга хаклы.
Рәзидә Әхмәтованың репертуарында бүген алтмыштан артык татар һәм башкорт җырлары бар. Аларны ул укучыларына да, үзенең балаларына да өйрәтә. Улы Алмаз белән кызы Миңсылу “Ирәндек моңнары” төбәкара конкурсында балалар арасында икесе дә “Гран-при” яулаган!
Балтач балалар сәнгать мәк­тәбенә эшкә килгәч тә абруй казана Рәзидә. Канатланып, яңа дәрт белән эшли башлый. Укучылары төрле дәрәҗәдәге конкурс-фестивальләрдә лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек була. Укучылары арасыннан сәнгать юлын сайлаганнар да бар. Айгиз Хәйдәршин Уфа сәнгать учи­лищесының вокал бүлеген тәмамлаган, Зөһрә Гарифуллина Октябрьский музыка училищесын тәмамлап, укуын Казан мәдәният инс­титутында дәвам итә, Милана Солтанова Уфа сәнгать учили­щесының эстрада-вокал бүле­гендә укый.
Ярыш чәме бар Рәзидә Әх­мәтовада. Ул бик күп җыр бәйгеләрендә призлы урыннарга лаек булды. “Дуслык моңы-2004”, “Юлдаш җыры-2015” конкурсларында лауреат була. Туймазы шәһәрендә үткәрелгән “Озын көй” конкурсында берничә тапкыр катнашып, 2009 елда Гран-при яулый. “Буранбай”, “Зөлхизә”, “Тәфтиләү”, “Уел” кебек катлаулы халык җырларын музыкантларсыз башкарып, тамашачыларны да, жюри әгъзаларын да таң калдыра. “Хәзинә” тапшыруын алып баручы Юлай Гайнетдинов ике чыгарылышын Әхмәтовларның музыкаль гаиләсенә багышлый. Рәзидә Әхмәтова башкаруындагы язмалар радиодан да ишетелеп тора.
Рәзидә Гайнетдин кызы балаларында кечкенәдән сәнгатькә, музыкага сөю тәрбияли. Өлкән улы Алмазны фортепианодан үзе укыта. Ул Уфа сәнгать училищесын һәм институтын курай буенча тәмамлап, аспирантурада укыды. Хәзер Уфаның 14нче һәм 15нче музыка мәктәпләрендә курай дәресләре алып бара. Гаиләле.
Кызы Миңсылуны Уфа сәнгать училищесында кыл-кубызга укып йөргәндә, җырга сәләтен күреп, әнисенең укытучысы Сима Мишурис үзенә укырга ала. Соңыннан сәнгать институтының фольклор бүлегендә белем ала. Балтачта яши, кияүдә.
Кече уллары Фирүзәт Уфа музыка колледжында һәм Сәнгать институтында баян буенча укып, яңарак диплом алды. Шулай итеп, бер гаиләдән дүрт кеше бер үк институтта югары белем алган! Иң кече кызлары Алсу исә әлегә мәктәптә укый. Биш ел әнисендә җыр буенча шөгыльләнгән. Әлеге вакытта сәнгать мәктәбенең художество бүлегендә укый.
Җыр сөючеләр Рәзидәне матур җырлар авторы буларак та белә. Тәүге көйләрен Рәзидә музыка грамотасын үзләштергәч, Уфа сәнгать училищесында укыганда яза. Бүгенге көнгә ике йөздән артык җыр иҗат иткән. “Тормышымда кыен хәлләр булганда, я шатлыклы мәлләр кичергәндә күңелемдә җырлар туа”, – ди Рәзидә. – Музыка мәктәбендә шөгыльләнүче балалар өчен дә күп кенә җырлар яздым”.
Рәзидә Әхмәтова Тимерхан Нурисламов, Рәмзинә Тимерова, Дилә Булгакова, Гөлфия Юнысова, Зилара Хуҗина, Венера Фәр­рахова, Динә Талхина, Мәфрүза Фатыйхова, Гөлнара Гомәрова, Гөлнара Махиянова, Кәүсәрия Шәфыйкова, Фәнүзә Зөлкарнәева, Фәнәвис Дәүләт­баев, Рузилә Гатауллина шигырь­ләренә байтак җырлар язган.
Минем репертуарда да Рәзидәнең берничә җыры бар. Бик шатланып алдым сабак­ташымның җырларын. Рузилә Гатауллина сүзләренә “Бәхетләргә юллар кайда?”, Якуп Колмый сүзләренә “Җырсыз яшәү мөмкин түгел”, Фәнүзә Зөлкарнәева сүзләренә “Үтте яшьлек юләр­леге”, “Карурманга кердем”, Земфира Садыйкова сүзләренә “Бәхет ачкычлары”, Гөлнара Гомәрова сүзләренә “Сынмасыннар парлы канатлар” җырларын яратып җырлыйм. Тамашачылар бик яхшы кабул итә. Иҗади хез­мәттәшлек арытаба да дәвам итәр дип уйлыйм.
Рәзидә Әхмәтованың тамашачылары, яратып тыңлаучылары бик күп. Татар, башкорт халык җырларын да, ретро, заманча җырларны да бердәй осталык белән башкара. Балтачка күченеп килгәннәренә һич кенә дә үкенми Әхмәтовлар. Рәзидә Әхмә­тованың күпьеллык тырыш хезмәте Мәдә­ният ми­нистр­­лыгының, Мәдәният хезмәт­кәрләре профсоюзы республика комитетының Мактау грамоталары белән билгеләнгән. Ул һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Аның хезмәте “Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә дә күптән лаек, дип уйлыйм.

Харис ШӘРИПОВ,
җырчы, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Фото Рәзидә Әхмәтованың шәхси архивыннан алынды.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас