Бәйрәм 2020 елдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы елга ике тапкыр – апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында үткәрелә һәм халыкларның гореф-гадәтләренә, тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә.
Бу елның икенче бәйрәме 8 сентябрьгә туры килә.
Бу көнне Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты «Кашкадан» мәдәният һәм ял паркында Башкортстанның күпмилләтле халкының традицион костюмнарына багышланган чагу программа тәкъдим итәчәк.
Көннең икенче яртысында балалар һәм өлкәннәр өчен киез, күн, керамика, кәгазь, муллине һәм башка материаллардан кием һәм бизәнү әйберләренең этноэлементларын ясау буенча остаханәләр эшләячәк. Әбҗәлил районыннан тарихи костюм һәм өй бизәлешен саклаучылар хатын-кызлар изүләре экспозициясен тәкъдим итәчәк һәм борынгы башкорт күлмәген дөрес кияргә өйрәтәчәкләр.
Фонтан алдындагы мәйданчыкта урыс, мари, мишәр һәм башкорт халык биюләре буенча остаханәләр узачак.
Җәйге эстрада сәхнәсендә тарихи костюм, шулай ук Уфа дизайнерларының һәм «Агыйдел» предприятиесенең заманча коллекцияләре күрсәтеләчәк.
Бәйрәмнең махсус кунаклары - «Евразия тавышы» Бөтенрусия музыкаль проекты җиңүчеләре: UZORITSA (Башкортстан), Наталья Дзыга (Удмуртия), «TUARI» Төркеме (Карелия), Марат Татурас (Башкортстан) һәм «Сокол» казак төркеме (Мәскәү).
Концертны илдә иң популяр этноблогер-миллионер, «Милли акцент» һәм «Евразия тавышы» проектлары авторы Маргарита Лянге алып барачак. Ул сәхнәгә чыгачак халыклар турында кызыклы фактлар сөйләячәк һәм тамашачылар һәм язылучылар белән аралашачак.
Шул ук көнне Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре дәүләт академия ансамбле узган елның декабрендә премьерасы булган «Урал һәм Шүлгән» хореографик спектакленә сәхнә костюмнары күрсәтәчәк.
Чара ансамбль оркестры музыкантлары башкаруында тере музыкаль озата бару астында узачак. Күргәзмәдә дәүләт ансамбленең әйдәп баручы артистлары һәм мактаулы ветераннары, спектакль төзүчеләр һәм костюмнар буенча рәссамнар катнашачак. Алар белән фотога төшү һәм башкалар каралган.
Кич белән «Первомайский» мәдәният һәм ял паркында Башкортстан халыкларының милли костюмы көненә багышланган шәһәр бәйрәме башланачак.
Бу хакта тулырак Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында танышырга була.
Фото: Зөһрә Исламова