+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
6 сентябрь 2023, 18:02

Радий Хәбиров һәм Каринэ Хәбирова «Көз романтикасы» классик музыка фестивалендә булды

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Көз романтикасы" Бөтенрусия классик музыка фестивалендә булды. Чара төбәк башкаласының Совет мәйданында узды.

Радий Хәбиров һәм Каринэ Хәбирова «Көз романтикасы» классик музыка фестивалендә булдыРадий Хәбиров һәм Каринэ Хәбирова «Көз романтикасы» классик музыка фестивалендә булды
Радий Хәбиров һәм Каринэ Хәбирова «Көз романтикасы» классик музыка фестивалендә булды

Уфада 5-6 сентябрьдә тыңлаучыларны республиканың Милли симфоник оркестры, опера һәм балет театры солистлары чыгышы көтте. Ә чәршәмбе, 6 сентябрьдә, сәхнәгә Төмән дәүләт симфоник оркестры чыкты.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров һәм Башкортстан Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова концерт программасын карадылар. Алар чарадан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.

"Минем Совет мәйданында тәртип урнаштыру һәм генерал Шәйморатовка бөек һәйкәл кую хыялым бар иде. Эшләнде. Мәйдан яңа тормыш, яңа вакыйгалар: мәдәни, патриотик, күңел ачу вакыйгалары белән баесын, дигән хыял бар иде әле. Менә, мәсәлән, бүген республикада беренче тапкыр "Көз романтикасы" фестивале узды. Безгә данлыклы артистлар һәм иҗат коллективлары килде. Биредә меңләгән шәһәр халкы җыелды. Минемчә, бик шәп килеп чыкты, - дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас