Танылган җырчы Фирдүс Тямаевның әнисе Галия ханымның тагын операция ясатачак.
"Күзенә операция ясатабыз. Шул күз авыруы белән интегә. Монда Казанга алып килдек. Бүген барлык тикшеренүләрне үтә дә, керәчәк, – дигән ул «Интертат» хәбәрчесенә. – Әйткән саен, терлекләрен дә һаман бетерми. Баш саннары артканнан-арта гына бара. 12 сыер тота, хәзер шуның бишесе бозаулаган. 7 үгезе, 110 казы бар. Шуларны киметсә, үзенә җиңелрәк булыр иде", – дип тә зарланып алган артист.
Галия апа моннан ике ел элек күзенә операция ясаткан иде инде.
Аның тизрәк савыгып чыгуын телибез.
Фото: татар-информ