Алсуның ире Ян Абрамов хыятнәт итүе турында имеш-мимешләр инде яңалык түгел. Тик гаилә бу хәлгә бернинди дә аңлатма бирми. Җанатарлар, гаилә инде күптән таркалган, дип уйлый.
Күптән түгел Алсу Леонид Агутин концертында чыгыш ясаган. Җанатарлар җырчының бармагында никах балдагы булмавын күреп калган.
Бу хәлгә җырчының директоры Сергей Фадеев аңлатма биргән. Аның сүзләренчә, алар командада иң беренче чиратта иҗат белән шөгыльләнә, шуңа күрә имеш-мимешләр турында уйларга вакытлары юк.
"Бернинди дә каршылык булмады, ләкин мин бу хакта комментарий бирмим. Барлык дөреслекне әйтеп бетереп булмый. Агутин концертына килгәндә, мин анда булмадым, шуңа күрә ул балдак белән булганмы, юкмы икәнен әйтә алмыйм", - ди җырчының директоры.
Фото: "starhit.ru" сайтыннан.