+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 сентябрь 2023, 10:27

Илсөяне кинода күрәсе дә бар әле

Ә җыры соң, җыры!

Илсөяне кинода күрәсе дә бар әле
Илсөяне кинода күрәсе дә бар әле

"Аллага шөкер, миңа да кинода үз өлешемне кертергә насыйп булды. Тиздән «823-й километр..» дип аталган документаль фильм дөнья күрәчәк. Минем анда кечкенә ролем бар һәм бу фильмда лейтмотив булып минем башкаруда «Юксыну» җыры бара", - дип яза Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдә.

Сибгат Хәким сүзләренә Шакир Мәҗитов иҗат иткән бу җыр халык арасында Бөек Ватан сугышы елларында киң таралган булган. Аны күпләр халык җыры дип кабул итә. Илсөя дә аны халыкчан да, шул ук вакытта профессиональ дә итеп башкара. Сез аны бүген "Кызыл таң"ның социаль челтәрдәге төркемнәрендә тыңлый аласыз.

 

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: