+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
8 сентябрь 2023, 03:10

Шыгыр-шыгыр читек-кәвешләрдә әби-бабайларның рухы бар...

Төрле төбәкләргә таралып, шактый тотрыклы төркемнәр булып яшәүче татарларның кием­нәре, әлбәттә, бер төрле генә булып формалашмаган.

Шыгыр-шыгыр читек-кәвешләрдә әби-бабайларның рухы бар...Шыгыр-шыгыр читек-кәвешләрдә әби-бабайларның рухы бар...
Шыгыр-шыгыр читек-кәвешләрдә әби-бабайларның рухы бар...
Һәр төркем­нең үзенә генә хас тарихы булган кебек, аларның гадәти киемнә­рен­дә дә үзенчәлекләр бар. Бу үзен­чәлекләрнең барлыкка килүенә табигать, икътисади шартлар, дин һәм күрше халыклар белән аралашу бик нык тәэсир иткән. Һәр ха­лык­ның милли киемендә аның тарихы да чагыла. Татар халкының традицион өс киеме үзенчәлек­ләре хакында гәзитебезнең узган елгы 9 сентябрь санында язган идек. Бүген халкыбызның аяк киеме тарихына тукталабыз. Мәгълүматлар 2020 елда Казанда дөнья күргән “Татар дөньясы” китабыннан алынды.

Традицион ир-егет һәм хатын-кыз аяк киеме кайбер нечкәлекләре (декоратив бизәлеш, балтыр киңлеге, үкчә биеклеге, теге яки бу төрне куллануга өстенлек бирү) белән генә аерыла. Аяк киеме тегү материалы, техникасы, кию тәртибе һәм башка яктан үзенчәлекле. Аның яланаякка эчке кием буларак яки тышкы кием итеп киелгән төрләре була.
Татарлар яланаякка оек кия, ул постаудан, йон җептән бәйләнгән була. Тышкы аяк киеме күннән, курыс яки юкә кабыгыннан, киездән эшләнә.
Күн аяк киеме шәһәрдә, авылның хәлле кешеләре, дин әһелләре арасында кулланылышта йөри. Ул башмакны хәтерләтә (ягъни өсте һәм табан асты аерым-аерым киселә), озын куныч яки кыска кунычсыз була. Йомшак табанлы озын кунычлы читек йомшак күннән, хромнан, сафьяннан тегелә. Бер төстәге, кунычы кайтарып куела торган кара читекләрне ир-атлар кия, хатын-кызларныкы кыскарак һәм кайтармасыз. Әмма хатын-кызлар бизәкле, күн мозаика кулланып эшләнгән каюлы читекләрне ярата төшәләр. Әгәр бер төстәге читекләр күпчелек төрки һәм монгол телле халыклар өчен уртак булса, чигүле читекләрне, һичшиксез, татар милли аяк киеменең этник үзенчәлеге дип әйтә алабыз. Чигүле читекләр, гадәттә, югары сыйфатлы төсле сафьяннан, үсемлек орнаменты рәвешендә кисеп эшләнә. Ир-атлар бизәкле аяк киеме кими. Бик борынгы ир-егетләр аяк киемнәренең генә үкчә ягы мозаика белән бизәлгән. Өйдән чыкканда читек өстеннән каты табанлы, күн, кыска аяк киеме, кышын кыска киез ката кияләр. Читекләр күннән эшләнгән оек төсле булып, аларга бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр өстенлек бирә.
Озын булмаган аяк киемнәре арасында гадәти калушны хәтерләткән кәвеш, ката булып, алар мөстәкыйль яки читек белән киелә. Кешелеккә кия торган татар туфлиләре – башмак, аларның башы һәм арткы өлеше аерым киселә, уртада җөйләнеп, үзенчәлекле уймак хасил итә. Хатын-кызлар арасында читеккә охшаган бизәкле, еш кына үкчәле туфлиләр кулланыла. Очлы башлы һәм борыны азрак өскә күтәрелгәннәре традицион санала. Хатын-кыз башмаклары бәрхеттән тегелеп, алтын һәм көмеш җеп, сәйлән, мәрҗән белән чигелә.
Юкәдән үргән чабата, еш кына күн яки агач табанлы җиңел, башмак-ката – татарларда эш өчен аяк киеме булып санала. Кыш көне киез аяк киеме – озын яки кыска киез итек, пима, пуйма кияләр. Хәлле татарлар арасында кызыл бизәкле ак “Кукмара” итекләре популяр була. Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар аларны Казан ягыннан килгән сәүдәгәрләрдән сатып ала.
XIX йөзнең икенче яртысында шәһәрләрдә (Казан, Уфа, Ырынбур, Самара, Касыйм, Әстерхан, Томск, Тубыл) эре сәүдә-сәнәгать һәм милли-мәдәният мәркәзләре формалашкан, Русиянең аерым төбәкләрендә яшәүче татарлар арасында икътисади һәм мәдәни багланышлар көчәйгән бер вакытта, халыкның кием-салымындагы элек тотрыклы булган сыйфатлар җуела. Бу – гомуммилли мәдәният формалашу чоры, татар костюмы тарихындагы катлаулы вакыт. Бер яктан – Европа һәм урыс мәдәнияте, икенче яктан – татар этносының Казан татарлары тәэсирендә берләшү процесслары аңа йогынты ясый. Бу чор костюм стилендә традицион монументаль формалардан – нәфисрәк, зәвыклырак, гомумевропа модасына якынрак юнәлешләргә таба борылу күзәтелә. Казан татарларының шәһәр костюмы традицияләрендә гомуммилли кием хасил була, аны татарларның барлык этнотерриториаль төркемнәре дә кабул итә.

Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас