+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
8 сентябрь 2023, 03:10

Татар кызының таҗы – калфак

XIX гасыр урталарына кадәр чуклары аркага (яки иңгә) төшеп торган зур капчык калфаклар була.

Татар кызының таҗы – калфакТатар кызының таҗы – калфак
Татар кызының таҗы – калфак
Аларны төрле төстәге җептән бәйләгәннәр яки тукымадан теккәннәр. Ак җептән бәйләнгән озын калфакны барлык катлам кызлары да кия. Ләкин керәшен татарларында бу төр кызлар калфагы аеруча өстенлек иткән. Мондый озын калфакны кигәндә, аның читен берничә кат бөкләгәннәр һәм өстән маңгайга ука-чачак бәйләгәннәр. Ә менә кара бәрхеттән яки сатиннан чигеп эшләгән озын калфаклар Мишә буе керәшен татарларында XX гасыр башларында да сакланган.

Шәһәрдәге мөселман татар кызлары зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгәннәр, як-якларына һәм маңгай турысына ука-чуклар тотканнар. Мондый калфакны чачак калфак дигәннәр. Аны кызлар гына түгел, яшь хатыннар да бөркәнчек астыннан кигән.
XIX гасырның икенче яртысыннан кечерәк капчыклы, каты кырпулы хәтфә калфаклар өстенлек ала. Декоратив алымнарына карап, аларны энҗеле калфак, кәнитил калфак, тәңкәле калфак дип йөртәләр.
Шул ук чорда кәләпүш формасындагы такыя калфаклар да шактый киң тарала. Аларның да маңгай турысын, кайвакыт түбәсен дә энҗе-тәңкәләр белән бизәгәннәр.
Yсмер кызлар һәм олы яшьтәге хатыннар чигелмәгән такыя калфак кигәннәр. Хатын-кызлар бәрхет калфакларны да яулык яки ефәк шәл астыннан киеп йөргәннәр.
Сәхифәне Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас