

Чара Башкортстан халыкларының милли костюмы көне кысаларында үткәрелә. Башкала яшьләрен һәм кунакларын чагу һәм бай мәдәни-танып белү программасы көтә.
Бәйрәмгә килүчеләр башкорт халкының традицион уеннарында катнаша алачак. Алар арасында “Капчык киеп йөгерү”, “Кашык кабып йөгерү”, “Чүлмәк вату”, “Ат эчер”, “Атны ашат”, “Ак тирәк”, “Яулык яшереш”, “Наза”, “Таган”, “Марш” уеннары бар.
Бәйрәм программасында “Атайсал” мәдәни үзәгенең иҗади коллективлары чыгышы да булачак.
Моннан тыш, теләгән һәркем киез сугу, чигү, бизәнү, күн әйберләр ясау һәм халык уен коралларында уйнау буенча остаханәләргә кушыла алачак.
Фото: сайт РЦНТ