Актер Юрий Стоянов дәваханәгә яту турындагы хәбәрләрне кире каккан һәм "РИА Новости" басмасына аның планлы анализ нәтиҗәләре "66 ел өчен идеаль" дип хәбәр иткән.
"Мин дәваханәгә елына бер тапкыр планлы кан анализы ясау өчен килдем. Анализларым 66 ел өчен идеаль. Мине сәхнәдән куарга ашыкмагыз", - дип ассызыклаган актер.
Юрий Стоянов аның сәламәтлеге өчен борчылган җанатарларга рәхмәт белдергән.
Фото: "РИА Новости" сайтыннан.