+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 сентябрь 2023, 16:55

“Ташкын”нан җыр-моң ташты!

Архангель районының Муллакай авылы клубында “Ташкын” фольклор төркеменең иҗат кичәсе үтте.

“Ташкын”нан җыр-моң ташты!“Ташкын”нан җыр-моң ташты!
“Ташкын”нан җыр-моң ташты!
Башкорт халык йолаларын саклау, тергезү, киләсе буыннарга тапшыру максатыннан оештырылган һәм Зилә Сәйфуллина җитәкчелек иткән фольклор ансамбль чыгышлары белән авылдашларын гына сөендерми, район күләмендә узган бихисап чараларның да чагу бизәге булып тора.
Бу юлы алар авыл клубында “Башкорт милли ашлары” дигән чара оештырды. Хуҗабикәләр һәм кунаклар бавырсак, коймак, гөбәдия, эремчек, май төбе кебек 20дән артык милли ризык әзерләп алып килде. Аларның барысы да күңел җылысы салып, борынгы гаилә рецептлары буенча әзерләнгән иде. Һәр хуҗабикә үзе әзерләгән милли ризык турында сөйләде, аны әзерләү ысулы белән уртаклашты. Шулай ук сәхнә түренә күтәрелүчеләр үзләренең җыр-моңга осталыкларын да күрсәтте һәм тамашачыларны рухи ризык белән дә сыйлады.
Чара башыннан ахырына кадәр җыр-биюләр белән үрелеп барды. Убалар, Архангель, Максим Горький авылыннан килгән кунаклар да моңлы күчтәнәчләрен тәкъдим итте. Катнашучыларны һәм кунакларны Архангель район Советы секретаре Фәез Йортымбаев, Арх-Латыш авыл биләмәсе башлыгы Альберт Ибәтуллин, районның “Ак инәйләр” иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Фәйзуллина сәламләделәр.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас