+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 сентябрь 2023, 10:02

Роман Костомаров кинода төшәчәк!

Афәрин спортчыга!

Роман Костомаров кинода төшәчәк!Роман Костомаров кинода төшәчәк!
Роман Костомаров кинода төшәчәк!

Роман Костомаров «Киборг» сериалында төшәчәк, дип яза "РБК". Авыру һәм берничә ампутация кичергән фигурист документаль проектта катнаша. Иҗатчылар аның тарихын аерым сюжет линиясе буларак ачарга ниятли. Сериал "PREMIER" онлайн-кинотеатрында чыгачак.

«Киборг»ны төшерү 2023 елның июнь ахырында башланган. Анда өч серия күрсәтү планлаштырыла, алар ампутациягә дучар булган кешеләрнең тормышы турында сөйләячәк. Аерым алганда, Русия протезлау һәм роботлаштырылган аяк-куллар булдыру өлкәсендә инновацияләр темасы ачылачак. Документаль сериал авторлары берничә герой мисалында авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә киләчәккә ышаныч бүләк итәргә ниятли.

 
Фото: "Интересные новости в мире" сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас