Вакытлы экспозициянең иң күренеклесе Мәскәү коллекционеры Вадим Вольфсонның уенчыклар җыентыгы булачак. Вадим Владимирович Вольфсон Мәскәү мәгариф музее директоры, коллекционер, китаплар реставраторы, китап нәшрияты, Русия Китап берлеге һәм Мәскәү Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Фестиваль көннәрендә ул Уфа халкына һәм кунакларына үзенең борынгы уенчыклар коллекциясен тәкъдим итәчәк.
"Әйдә уйнарга" уеннары фестиваленең җентекле программасы белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин: https://айдаиграть.балалар/