+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
13 сентябрь 2023, 17:36

Уфага яшь талант - Лоренцо Бенетти киләчәк!

Егет бездә фортепиано концерты бирәчәк.

Уфага яшь талант - Лоренцо Бенетти киләчәк!Уфага яшь талант - Лоренцо Бенетти киләчәк!
Уфага яшь талант - Лоренцо Бенетти киләчәк!

Уфага Италия пианисты һәм "TikTok" йолдызы Лоренцо Бенетти киләчәк. Әлегә аның "YouTube"та - 600 меңнән артык, ә "TikTok"та 2,4 миллион язылучысы бар.

Үз блогында ул Русиядәге тормышы, пицца рецептларына реакцияләре турында роликлар төшерә, дусларын һәм туганнарын урыс теленә өйрәтә.

17 сентябрьдә Лоренцо Уфа дәүләт сәнгать училищесында фортепиано концерты бирәчәк, ә тагын аның белән Ленин урамындагы 65/4 йортында пиццериядә очрашырга мөмкин булачак - анда хәйрия кичәсе узачак. Чара 19:00 сәгатьтә башлана.

Фото: Лоренцо Бенеттиның телеграмм-каналыннан,t.me/Lorenzobagnati

Автор:Денис Таваев
Читайте нас