

Аның әнисе иртә китеп барган. Шуннан соң Вадим "Көттермәсәк иде әниләрне" җырын башкара алмый икән.
"- Көн саен елыйм. Кешегә күрсәтмим генә. Гел әни искә төшә, гел күңел тула. Мендәргә капланып елаган чаклар да булды. Ләкин безнең әни елый торган кеше түгел иде. Әни елап утырмас иде, дим дә, үземне кулда тотарга тырышам. Вакытсыз китте ул. Җитеш һәм мул тормышның, балаларының, оныкларының рәхәтен күреп яши торган вакытта китте.
Иртән торуга, балконга чыгам да, зәңгәр һавага карап: «И, Ходаем, үлгән бәндәң Маринаның җанын тынычландыр», – дип сорыйм, үземә, гаиләмә исәнлек-саулык телим. Һәр көнем шулай башлана.
– Авылга кайту авыррактыр хәзер?
– Кайтасы килә дә, килми дә. Тик кайтырга кирәк. Әнинең урынында бераз ятып торсам да, рәхәт булып китә. Мин аның җан биргәнен күрмәдем. Кукмарага дару алырга чыгып киткән идем.
Дөресен генә әйткәндә, әнинең ничек үлгәнен күрмәсәм ярар иде, дип йөрдем мин. Шуннан әйләнеп кайтканчы, китеп барган. Табиблар әйткән фараз көне, вакыты белән туры килде…" - дигән ул "Ватаным Татарстан" хәбәрчесенә.