Мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың чыгышы 14-17 сентябрьдә Уфаның Совет мәйданында беренче тапкыр Бөтенрусия уеннар фестивале узуы хакында булды.
Фестивальнең статистикасы буенча түбәндәгеләр билгеле булды: Балалар уеннары һәм уенчыклар индустриясе өлкәсендә үз продукциясен Русиянең 140 җитештерүчесе тәкъдим итте.
Килүчеләрнең гомум саны 250 мең кеше тәшкил итеп, 8 миллион сумлык 60 меңгә якын позиция сатылган. "Тәмле урамда" 20 азык-төлек предприятиесеннән 5 миллион сумнан артык продукция сатып алынган.
Фестивальнең 45 мәйданчыгында көн саен 550 кеше эшләгән. Алар - белгечләр, аниматорлар, техник хезмәтләр.
Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы фестивальгә туристлар килүен оештырган: «Башкортстанда озынгомерлелек» программасы буенча - 274 кеше һәм «Мәктәп туризмы» программасы буенча - 373 кеше.
Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы мәгълүматлары буенча, «Әйдә уйнарга!» фестивале турында материалларны 30 федераль мәгълүмат чарасы яктырта. Алар арасында ИТАР-ТАСС, РИА НОВОСТИ, Интерфакс агентлыклары, "Коммерсант", "АиФ", "Российская газета", "Комсомольская правда", "Учительская газета" гәзитләре, рбк һәм башкалар бар.
Фото: ВК