+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
19 сентябрь 2023, 09:20

"Игорь Николаев өчен дога кылыгыз..."

Артистның хәле яхшырамы?

15 сентябрьдә киңкүләм мәгълүмат чаралары Игорь Николаевның дәваханәгә эләгүе турында хәбәр итте. Аларның мәгълүматлары буенча, җырчыга инфаркт булган. Нәтиҗәдә, аңа ашыгыч рәвештә операция эшләгәннәр.

Игорь Николаев та, аның хатыны Юлия Проскурякова да әле элемтәгә чыкмыйлар. Ләкин дәваханә чыганаклары хәбәр иткәнчә, кичә 63 яшьлек композитор аңына килгән. Хәзер музыкантның хәлен табиблар җентекләп күзәтә.

Шул уңайдан җырчының дусты Отар Кушанашвили битараф булмаганнарны танылган музыкант өчен дога кылырга чакырды.

Җырчының тизрәк савыгып чыгуын теләп калыйк, дуслар!

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас