+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
19 Сентября 2023, 07:15

Ваһапов фестиваленең Гран-прие - Башкортстан егетендә!

Кичә Татарстанда, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында, Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Ваһапов фестиваленең Гран-прие - Башкортстан егетендә!Ваһапов фестиваленең Гран-прие - Башкортстан егетендә!
Ваһапов фестиваленең Гран-прие - Башкортстан егетендә!


Дамир Таипов - Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармония солисты.

- Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында Гран-при яулавыма чиксез шатмын. Әлеге җиңүгә ирешүемә укытучым, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Җәмил Әбделмановка зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Шулай ук, олы рәхмәтләрем Хөсәен Әхмәтов исемендәге филармониянең концертмейстеры, Башкортстанның халык артисты Индира Әсәдуллинага. Фестивальне оештыручыларга да зур рәхмәт. Вокалистлар өчен төрле конкурсларда катнашу бик кирәк, чөнки ул үстерә, дулкынлануны җиңәргә өйрәтә. Үзем күптән бу конкурста катнашырга теләп йөрсәм дә, Гран-при яулармын дип уйламаган идем, - диде Дамир Таипов.

Яшь башкаручыларның Рәшит Ваһапов исемендәге фестивале 2007 елдан бирле уздырылып килә. Конкурсның максаты - халыкчан башкару, академик вокал, эстрада җыры һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү, барлау һәм аларга ярдәм итү.

Фестивальнең масштабы елдан-ел зурая. Анда татар җырчылары гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнаша.

Фото: ВК


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас