

Музей директоры Рәфис Шәйхәйдәров хөрмәтле кунакларга Габдулла Галиевның шәҗәрәсе турында тулырак сөйләде, архив документларын, мәгърифәтченең кулъязмаларын күрсәтте. Музей уникаль экспонатларга һәм материалларга, Батыршаның 100дән артык кулъязма китапларына бай.
Кулъязма китаплар төрлечә бизәлештә. Алар арасында ачык һәм нәзакәтле каллиграфик почерк белән язылган һәм пөхтә итеп төпләнгән тиредән ясалган тышлыклылары да бар. Шулай ук төпләп һәм тышлап язылган шәхси куллану өчен кулъязма китаплар да очрый.
Музей экспозицияләрендә Батыршаның 1756 елның 4-24 ноябрендә Шлиссельбург крепостена барганда императрица Елизавета Петровнага язылган атаклы хатының күчермәсе бар. Батыршаның төрки телдә язылган хатының бер нөсхәсе безгә кадәр килеп җиткән. Ул ак кәгазьгә күчереп язылган һәм җиде караламада, шулай ук урыс теленә тәрҗемә ителгән.
Республика Башлыгы музей экспозицияләрен карап чыкканнан соң үзенең җылы теләкләрен кунаклар китабына язып калдырды.
Фото: bashinform.ru