+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
20 сентябрь 2023, 07:25

"Ул тәкъдимне тугыз ел көтте..."

 "Мин бу хатны укыдым да, тагын бер атна бәрелә-сугыла йөрдем. Күңелдә нәрсәдер кабынды, «менә хәзер югалтам аны» дип уйладым..."  - ди Филүс Каһиров.

"Ул тәкъдимне тугыз ел көтте..."
"Ул тәкъдимне тугыз ел көтте..."
Филүс Каһиров мәхәббәт тарихын сөйләде. Ул "ТМТВ" каналындагы "Сөйләшергә кирәк" тапшыруында эч серләрен чиште.

«Бер интервьюда Эльмираның сиңа ничек итеп ультиматум куелган хат язуы турында укыган идем. «Мин синең белән очраша алмыйм, Төркиягә яшәргә күченеп китәм. Шуның белән безнең мөнәсәбәтләр бетә», – дигән ул. 
Ул тәкъдим ясаганны көткәндер бит инде?" – дип сорады алып баручы.

«Ул инде тугыз ел көтте. Безнең мөнәсәбәтләрдә отпусклар булып ала иде инде. Тугыз ел иңне-иңгә куеп, җитәкләшеп кенә йөрмәдек. Монысы озакка сузылды, ярты елга. Мин бу хатны укыдым да, тагын бер атна бәрелә-сугыла йөрдем. Күңелдә нәрсәдер кабынды, «менә хәзер югалтам аны» дип уйладым. Ул гел минем янда булыр кебек иде. Монда хатын-кызның хәйләкәрлеге дә булгандыр инде. Аннары очраштык та, «мин өйләнәм» дидем. Китмәде инде, кая китсен. Бәлки, китәргә җыенмагандыр да. Шулай да аның уе бар иде, ул төрекчәне өйрәнә башлаган иде. Мин бу хакта дус кызларыннан белдем. Моның уйлары, максатлары зурдан икән, дип, җитди адым ясарга булдым.

Мин беркайчан да эгоист, карьерист булмадым. Кешеләр сыман нормаль тормышта яшисем килде, гаиләм, балаларым булсын миңа. Зур артистлар, дөньякүләм танылган артистлар сәнгать, иҗат дип тормышларын, көчләрен, гомерен бирәләр, азактан ялгыз калалар. Мин вакытлыча ялгыз калудан курыкмыйм, кирәк дип саныйм. Ә, гомумән, ялгыз калу минем өчен түгел. Ул кеше өчен - фаҗига», – дип җавап бирде Филүс Каһиров.
 
Фото: социаль челтәрләрдән.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: