+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Мәдәният һәм сәнгать
22 сентябрь 2023, 15:55
Пермьдә Исмәгыйль Тасимовка бюст куелды
Кичә Пермь шәһәрендә Пермь крае губернаторы хакимияте һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы Грантлар фонды ярдәме белән Пермь районы Коян авылында туган руда сәнәгате эшкуары Исмәгыйль Тасимов бюстын ачу тантанасы булды.
Пермьдә Исмәгыйль Тасимовка бюст куелды
Чара "Русия – минем тарихым. Пермь крае" тарихи паркында узды. Әлеге комплекста Пермь шәһәренең 300 еллыгына багышланган «Пермь тарихының өч гасыры» дигән яңа мультимедиа экспозициясе ачылды. Пермьнең барлыкка килү тарихы, XVIII гасыр башыннан бүгенге көнгә кадәр авыр этаплар һәм казанышлар күргәзмәдә заманча технологияләр ярдәмендә тәкъдим ителгән. Экспозицияләр составына Русиядә тау эшенең үсешенә зур өлеш керткән Исмәгыйль Тасимов бюсты да керә.
Чарада Пермь крае губернаторы хакимиятенең милли һәм дини мөнәсәбәтләр департаменты директоры Анастасия Субботина, идарә башлыгы урынбасары, Башкортстан Республикасы Башлыгы идарәсенең милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге мөдире Илшат Ханов, Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Илнур Мөхиянов, "Бөтендөнья башкорт корылтае (конгрессы)" рәисе Юлдаш Йосыпов, Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов һәм Пермь крае башкортлары Корылтае Рәисе, бюстны Исмәгыйль Тасимовка ясау һәм урнаштыру инициаторы һәм авторы Рәсил Мөхәммәтянов чыгыш ясады.
Бу хакта тулырак
https://vk.com/wall-109622739_71397
белеп була.
Фото: ВК
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"