+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 сентябрь 2023, 05:55

Русия музыкантлары Уфага җыелды

21-27 сентябрдә Уфада «Фортепиано триосы» һәм «Кыллы квартет» номинацияләрендә «Камера ансамбльләре» белгечлеге буенча IV Бөтенрусия музыкаль конкурсы уза.

Русия музыкантлары Уфага җыелдыРусия музыкантлары Уфага җыелды
Русия музыкантлары Уфага җыелды


Конкурсны Русия Хөкүмәте һәм Русия Мәдәният министрлыгы оештыра. Конкурсны оештыручы - "Роскоцерт".
Конкурсны ачу тантанасы Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең зур залында Русия милли оркестры (дирижеры Александр Рудин), солист – Александр Романовский (халыкара конкурслар, IV премия һәм П.И. Чайковский исемендәге XIV халыкара конкурсның Владимир Крайневның махсус премияләре иясе) катнашлыгында узды.
«Кыллы квартет» номинациясендә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Саратовтан 6 ансамбль, «Фортепиано триосы» номинациясендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Новосибирск, Дондагы Ростов һәм Уфадан 12 ансамбль катнашачак.
Бу көнне филармония фойесында мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, жюри рәисе Русиянең халык артисты, П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры, Халыкара музыка эшлеклеләре берлегенең камера музыкасы ассоциациясе президенты Александр Бондурянский, "Росконцерт" генеральный директоры урынбасары Светлана Кондратьева журналистлар белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде.
- Без инде өченче ел рәттән бу конкурсны үзебездә үткәрәбез. Шуындый зур, профессиональ конкурслар үткәрер өчен безнең республика мәйданчык булып торганы өчен Русия Мәдәният министрлыгына, "Росконцерт"ка рәхмәтлебез, - диде Әминә Шәфыйкова.

Фото: Зөһрә Исламова.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас