+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
23 сентябрь 2023, 15:20

Сәхнәдә – Мәхмүт Ибраһимов!

Сәхнәдә – Мәхмүт Ибраһимов! 22.09.2023 / Республика  Аны туып-үскән Благовар районында гына түгел, җырлары аша Башкортстанда һәм Татарстанда да яхшы беләләр. Яңыш авылы мәдәният йорты директоры, Благовар төбәгенең үзешчән сәнгать остасы, мәдәният тармагындагы бихисап мактаулы исемнәргә лаек булган Мәхмүт Халит улы Ибраһимов 65 яшь үренә чыкса да, бар күңел нурын салып, иҗат юлын дәвам итә.

Сәхнәдә – Мәхмүт Ибраһимов!Сәхнәдә – Мәхмүт Ибраһимов!
Сәхнәдә – Мәхмүт Ибраһимов!

Ул Благовар районының Кушнаренко чигендәге Яңыш дигән авылда дөньяга килә, гомере дә тоташы белән биредә үтә, шуның 48 елы мәдәният тармагына багышланган. Шуңа да истәлекле юбилеена күпчелек сәнгать әһелләре җыелуы гаҗәп түгел. Тәбрикләүчеләр арасында Яңыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зыя Латыйпов, район мәдәният сарае җитәкчесе Вероника Ломанец белән берлектә Благовар төбәгенең мәдәният йортлары директорлары бар иде.
Озайлы фидакарь хезмәте һәм авыл сәнгатен үстерүгә керткән саллы хезмәт өлеше өчен юбилярга Башкортстан мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының, Благовар районы хакимиятенең Мактау грамоталары тапшырылды. Әлеге югары бүләкләрне республиканың Мәдәният министрлыгы, Халык иҗаты үзәгенең, Башкортстан татарлары конгрессының Рәхмәт хатлары да тулыландырды.
Тантаналы кичәдә, боларга өстәп, кадерле әнисенең, туганнарының, гаилә әгъзаларының ихлас котлаулары яңгырады. Ә аларга җыр-моңнары, күркәм изге теләкләре белән коллегалары, чакырылган кунакларның тәбрикләүләре кушылды.
Бәйрәмнең түрендә, әлбәттә, Мәхмүт Ибраһимов үзе булды, биш сәгатькә якын барган кичәдә, җырлаган саен чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Җырлы гомер дәвам итәчәк, димәк.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас