+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
24 сентябрь 2023, 18:41

Игорь Николаев башкача сәхнәгә чыкмаячак диләр...

Җырчының хәле ничек соң?

Игорь Николаевка операциядән соң озак вакыт реабилитация кирәк булачак.

Берничә көн элек музыкантның йөрәгенә операция кичерүе билгеле булды. Соңрак журналистлар Русиянең халык артистының реанимациядән стационарга күчерелүен белдерде.

Күптән түгел Николаевның дусты «КП» хәбәрчеләре белән сөйләшкән һәм җырчының операциядән соң аңына килүен раслаган. Хәзер, аның сүзләренчә, Игорь Юрьевичның хәле яхшыра. Табиблар аның медицина учреждениесендә тагын ким дигәндә ике атна булачагын билгели.

Шуннан соң артистка тагын ярты елга чыгышлар турында онытырга туры киләчәк.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: