+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
27 сентябрь 2023, 09:24

"Сөлек кебек ябышып җырламасаң да була..."

Яңа дуэтка карашлар төрле. Сез ни әйтерсез?

"Сөлек кебек ябышып җырламасаң да була..."
"Сөлек кебек ябышып җырламасаң да була..."

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың концерт программасында үзебезнең Учалы егете Илнур Колахмәтовка сокланмаган кеше юк. Курайда уйнавы, өзләве, җырлавы - барысы да соклангыч! Илсөя белән "Арала бу газаптан", "Галия белән Заһир җыры" да үзәкләргә үтә.

Яңа программага тагын бер дуэт яздырылган. Бу хакта Илсөя социаль челтәрдә болай яза:

"Программага Илнур Колахмәтов белән бер матур җыр кертмәсәк, традиция бозыла кебек. Үзебез кайфуем бу җырдан. Миңа калса, туйларда яшь парлар биер өчен менә дигән мәхәббәт тарихы турында җыр. Рәхим итеп тыңлап карагыз әле..." - дигән ул "Бәхет кошы" җыры турында.

Бәхет турында җыр колакка ятышлы инде, әлбәттә. Әмма "кайфуем"ны аңлап бетермәгәннәр дә бар. Алар аз түгел.
"Матур җырлыйлар, әмма ирем болай кыланса, миңа ошамас иде".
"Арагыз бер метр булырга тиеш".
"Өч бала әтисе белән болай ярамый".
"Сөлек кебек ябышып җырламасагыз да була".

Шундыйрак комментарийлар да калдырган Илсөянең виртуаль дуслары. Әмма күпчелек аларны мактый. Сез нинди фикердә, дуслар?

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: