+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
28 сентябрь 2023, 11:05

Алмаз һәм Айдар Юнысовлардан - "Аклы-каралы дөнья"

Уфада татар-башкорт эстрадасының танылган җырчылары, виртуоз музыкантлар һәм автор-башкаручылар Алмаз һәм Айдар Юнысовларның шигырь китабы презентациясе узды.

Алмаз һәм Айдар Юнысовлардан - "Аклы-каралы" дөнья
Алмаз һәм Айдар Юнысовлардан - "Аклы-каралы" дөнья



Кичәгә Алмаз һәм Айдар Юнысовларның иҗатташ дуслары, якыннары аларның иҗатын яраткан җанатарлары җыелган иде.
"Аклы-каралы дөнья" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы "Китап" нәшриятендә "Яшьләр сериясе"ндә чыккан. Әлеге җыентыкка Алмаз һәм Айдар Юнысовларның җыр текстлары, шигырьләре тупланган. Башкортстанның Татар милли-мәдәни автономиясе башкаручы директоры Альбина Хәлиуллина, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, "Аклы-каралы дөнья" китабының редакторы Гөлшат Абдуллина һәм башкалар үз чыгышында Алмаз белән Айдар Юнысовларның халкыбыз алдындагы хезмәтләрен югары бәяләде, алдагы көннәрдә дә иҗади уңышлар теләде.
Презентациядән соң игезәкләр килгән кунакларның сорауларына җавап биреп, җанлы әңгәмә корды. Монда Юнысовларның иҗатына, шәхси тромышына, дөньяга карашларына кагылышлы фәлсәфи сораулар һәм җаваплар яңгырады. Юнысовлар килгән кунакларга китапларын һәм иң актив сорау бирүчеләргә 13 октябрьдә узачак юбилей концертларына чакыру бүләк итте. Кичә ахырында Алмаз белән Айдар китапка исем итеп алынган "Аклы-каралы дөнья" һәм һәр концертларында яңгыраган "Яшик бу дөньяны яратып" җырларын башкарып, көчле алкышларга күмелде.

Фото: Алина Сабитова

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: