+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 сентябрь 2023, 06:50

Җиңүчеләр билгеләнде

«Камера ансамбльләре» белгечлеге буенча IV Бөтенрусия музыкаль конкурсы тәмамланды.

Җиңүчеләр билгеләндеҖиңүчеләр билгеләнде
Җиңүчеләр билгеләнде


Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә бүләкләү тантанасы һәм «Фортепиано триосы», «Кыллы квартет» номинацияләрендә лауреатларның гала-концерты узды.
Жюри рәисе, П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры, Халыкара музыка эшлеклеләре берлегенең камера музыкасы ассоциациясе президенты Александр Бондурянский: "Конкурс яхшы үтте. Конкурсантларның географиясе киң. Башта катнашучылар арасында 30дан артык ансамбль булды. Алар бөтен илдән - Владивостоктан алып Санкт-Петербургка кадәр, Дондагы Ростовтан иң төньяк чикләргә кадәр, без моңа бик шат. Бу чыннан да "Бөтенрусия яңгырашы". Бик яхшы уйнадылар, һәм бу нәтиҗәләрдән күренә. Жюри яшь башкаручыларга карата игелекле булды, ләкин бу игелеклелек яклауга күчмәде, без катгыйлыкны һәм профессиональ принципларны сакладык».
Башкортстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина конкурсны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм җиңүчеләрне котлады, «Конкурста катнашучылар арасында вакыт узу белән дөньякүләм танылу алачак исемнәр бар» дип ышаныч белдерде. Н. Лапшина ассызыклаганча: "Һәр музыкаль конкурсның миссиясе зур һәм үзенчәлекле – яшь талантларны берләштерү. Монда киләчәк формалаша!»
Конкурс 21-27 сентябрьдә Уфада узды.

Фото: bashgf.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас